Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гөлгенә Дәүләтшина Казанда эшлекле очрашуда булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина Татарстан башкаласында эшлекле очрашуда катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләп, җирле бүлекләр җитәкчеләренә алар белән эшләячәк коллегасын тәкъдим итте. Ул - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР буенча бүлекләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов.  

- Бөтендөнья татар конгрессы - Россиядә танылган иҗтимагый оешмаларның берсе, аның эшчәнлеге нәтиҗәләрен Татарстанда, Россиядә һәм хәтта чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз һәрвакыт тоя. Һәм безнең моның белән горурланырга хакыбыз бар.

Шулай ук Шәрипов үзләре яки ата-аналары конгрессның иҗтимагый тормышында актив катнашучы балаларга ВУЗга кергәндә ташламалар бирергә тәкъдим итте. Районнарда төбәк хәрәкәтен оештыру кирәклеге турында әйтте.

 - Гаилә тарихын өйрәнү, шәҗәрә агачы төзү, авыл тарихын язу - бүгенге көндә күпләрне кызыксындыра торган тема, - диде Шәрипов.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар даими рәвештә үткәреләчәк. Катнашучылар, актуаль сорауларга кагылып, киләсе 2024 елга эш планы турында фикер алыштылар. Өч сәгать дәвамында кунаклар бүгенге көннең әһәмиятле  проблемалары турында сөйләделәр һәм үзләренең иҗтимагый эшчәнлеге өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Акцент җирле бүлекчәләрнең үз эшләрен планлаштырганда “Татарлар: Гамәлләр стратегиясе” дигән документка таянырга тиешлегенә юнәлтелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев