Гөлфия Җәннәтова: “Дус, тату, бер-береңә булышып яшәүгә ни җитә”
Башкортларга хас чаялык, шул ук вакытта татар хатыннарының тыйнаклыгы чагыла аның йөзендә.
1990 елларда Югары Ослан районына юллама белән килеп, үзәк даруханәдә хезмәт юлын башлап җибәрә. Татар мәкалендәгечә эшендә дә, гаиләсендә дә төшкән җирендә таш булган ул. Мәкаләм күп еллар Дәүләт даруханәсе мөдире булып эшләгән Гөлфия Илдус кызы Җәннәтова турында.
Тумышы белән Гөлфия ханым Чиләбе өлкәсе Бакал шәһәреннән, әнисе башкорт, әтисе татар, гаиләдә биш бала үсәләр. 70 нче елларда алар гаиләсе Яшел Үзән районы Бишнә авылына кайтып урнаша. Урта мәктәптән соң Гөлфия фармацевтика училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, үзе әйтмешли, бәхетен эзләп, язмыш аны Югары Осланга китерә. Чибәр, тырыш кызны даруханәнең тату коллективы ике куллап каршы ала. Эшләү дәверендә гади фармацевттан даруханә мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә ул. Даруханә хезмәткәрләре эше тырышлыкны, төгәллекне, пөхтәлекне, киң белемле булуны, кешеләрне яратуны, югары үзаң таләп итә торган четерекле эш, чөнки ул кешенең сәламәтлеге белән бәйле.
Бүген район халкына Гөлфия Илдус кызы җитәкчелегендә өч дәүләт даруханәсе хезмәт күрсәтә. Үзәк даруханә ташламалы категориядәге гражданнарга медикаментлар җибәрүдә махсуслашкан, аз санлы һәм ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә ФАП аша медикаментлар китерүне тәэмин итә. Тәҗрибәле хезмәткәрләр белән бергә коллективта яшьләрнең эшләве дә күрсәткеч булып тора, аларны максатчан юнәлеш буенча укытып кайтарганнар. “Безнең эштә психолог та булырга туры килә, клиентлар белән бер дулкында булсаң гына эшләп була, аларга һәрвакыт ачык йөз, якты чырай күрсәтәбез, башкача ярамый”,- ди Гөлфия Илдус кызы. Аның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе булып диварны Рәхмәт хатлары, Дипломнар бизи. Алар арасында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамоталары, төрле конкурсларда алган дәрәҗә Дипломнары бар.
Язмышын да Гөлфия ханым Югары Осланда очрата. Ике кайнаналы, күпсанлы кыз туганлы йортка кияүгә чыга ул. Күп итеп хайваннар тотудан, бакчалар үстерүдән дә курыкмый, әллә эш аны яраткан, әллә ул эшне сөйгәнме икән. Бүгенге көндә дә ире Наил аны яратып, минем бәхетемә килгәнсең син Осланга дип еш кабатлый. Гаиләдә кызлары Гүзәл, уллары Нияз туа. Алар югары белемнәр алып, дәрәҗәле эшләрдә эшлиләр. Гүзәл Иннополис шәһәрендә мэриядә, ә Нияз шунда ук Ай-ти белгеч. Ял вакытларында Гөлфия чәчәкләр үстерергә, камыр ризыклары белән гаиләсен сыйларга ярата. “Еракларга ял итәргә йөрергә яратмыйбыз, үз өебез гөлбакча. Төп йортта торгач, туганнарны да ачык йөз белән каршы алабыз, алар өчен ишекләребез һәрвакыт ачык, кирәк вакытта ярдәмебезне күрсәтәбез. Кайнанам олы яшьтә, намазда. Дус, тату, бер-береңә булышып яшәүгә ни җитә. Яшәү дәверендә төрле вакыйгалар булгандыр, юмор хисе белән үткәреп җибәрергә тырыштым”, - ди елмаеп Гөлфия ханым.
Шат күңелле, көчле рухлы кешеләр белән аралашу, тормышның һәр мизгеленә рәхмәтле булып, язмышының матур якларын гына күреп яшәүче кешеләр соклану, хөрмәт уята, яшәешкә, кешелеклеккә ышаныч туа. Гөлфия Илдус кызы Җәннәтовага алдагы көннәрендә дә эшендә, тормышында гел уңышлар гына юлдаш булсын диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев