Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гимназистларның игелекле эшләре

Югары Ослан гимназистларының игелекле эшләр атналыгы узды.

Югары Ослан гимназиясенең 5 "Б" сыйныф укучылары волонтерлык проектын тормышка ашыралар һәм авылдашларына гына түгел, ә әйләнә-тирә табигатькә дә ярдәм итәләр. Узган ял көннәрендә алар әти-әниләре белән кошлар өчен җимлекләр ясап, канатлылар өчен сый-нигъмәт алып, аларны гимназиянең алма бакчасына элделәр.

Алдагы көнне кечкенә волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очраштылар. Балалар Влад Панферов, Руслан Гутаров һәм Витя Майдановларда булып, аларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар да, аларның әти-әниләре дә күрсәткән игътибар өчен гимназистларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Сыйныф укучылары бу балалар белән алдагы көннәрдә дә дуслашырга һәм аларга булдыра алганча дустанә ярдәм күрсәтергә, аларны сыйныф эшләренә җәлеп итәргә булдылар. Волонтерлар һәм балалар яңа ел чарасында очрашырга сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев