Гимназиядә укучылар белән Ватан иминлеге турында сөйләштеләр
Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиядә «Ватанга хыянәт - иң авыр җинаять» дигән темага багышланган мөһим һәм җитди класс сәгате узды.
Сыйныф җитәкчеләре 1-11 сыйныф укучылары белән дәүләткә хыянәт, террорчылык акты һәм диверсия турында фикер алыштылар, шулай ук әлеге гамәлләрнең хокукый ягын һәм башка нәтиҗәләрен карадылар. Дәүләткә хыянәт, террорчылык акты яки диверсия кылу кебек җинаятьләрнең Россия Федерациясе законнары нигезендә катгый җинаять җаваплылыгына тартылуын ачыкладылар. Мондый гамәлләр өчен озак вакыт иректән мәхрүм итү каралган,ә кайбер очракларда - гомерлек тоткынлыкка кадәр. Бу дәүләтнең үз иминлеген һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклауга никадәр җитди каравын ассызыклый.
Сыйныф сәгате азагында патриотизмның, гражданлык җаваплылыгының мөһимлеге һәм тирә-юньдә булган хәлләргә игътибарлы булуның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Илебездә яшәүче һәрбер кеше шуны аңларга тиеш: Ватан иминлеге шәхси намуслылыктан һәм җаваплылыктан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев