Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә “Татарча диктант” акциясе узды

Быел юбилейлы, 10 нчы тапкыр үткәрелә торган халыкара «Татарча диктант» акциясе бөек татар галиме Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланды.

Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүче туган телләренә гашыйк, хөрмәт һәм ярату белән караган кешеләр 14 нче ноябрь көнне бу акциягә кушылды.

Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясендә һәр елны бу акция зур масштабта үтә. Быел да 85 кеше Каюм Насыйриның"Кабуснамә" хезмәтеннән өзекне диктант итеп язды. Башта оештыручы кыскача Каюм Насыйри турында мәгълүмат бирде.  Сыйныф бүлмәсендә аның портреты да диктант язучыларга көч биреп торды. Диктант язарга укучыларның әниләре - элеккеге гимназистлар да килде. Алар яңадан парта артына утырып диктант яза алулары белән бик горурландылар, шул ук вакытта дулкынлану хисләре кичерүләрен дә яшермәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев