Гимназиядә плакатлар конкурсы үткәрделәр
5 декабрь – Мәскәү янындагы сугышта совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләренә каршы контрһөҗүме башланган көн (1941 ел) – Русиянең хәрби дан көне.
Мәскәү янындагы сугыш совет кешеләренең массакүләм батырлыгы һәм фидакарьлеге белән билгеләнде.
5 декабрь - геройларны искә алу өчен тагын бер сәбәп. Бу көнне Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һәм башка гаскәрләрдә ил башкаласы өчен көрәштә батырлык күрсәткән сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча тантаналы чаралар үткәрелә.
Югары Ослан гимназиясендә 1-4 сыйныф укучылары өчен «патриот» төшенчәсенә концепт анализы кулланып, иң яхшы плакатка конкурс үткәрелде. Балалар Патриот сүзенең һәр хәрефенә шул ук хәрефтән башланып, «патриот»төшенчәсенең мәгънәсен чагылдыра/ача торган сүз сайларга тиеш булдылар. Һәр сүзне теләсә нинди графика форматы ярдәмендә иллюстрацияләргә кирәк иде.
Бу биремне балалар тырышып, бик яхшы үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев