Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә музей чарасы узды

Зиннуров Н.Ш. исемендәге гимназиянең мәктәп яны лагеренда балалар көзге сменаның соңгы көнен билгеләп үттеләр. Алар өчен вакыт бик тиз үтеп китте. Лагерь тормышы бай, танып белүчән, мавыктыргыч һәм кызык булды. Җиде көн буе «Салават күпере» лагеренда спорт ярышлары, хәрәкәтчән уеннар, турнирлар, конкурслар, ярышлар, очрашулар сизелмичә дә үтте.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре гимназия лагере балалары өчен "Без бердәм" дип исемләнгән музей чарасы үткәрделәр. Балалар безнең илебезгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр,табышмакларны чиштеләр, РФ гербын җыйдылар, үз милләтләренә костюмнар сайлап алдылар. Укучылар шулай ук РФ гимны сүзләрен искә төшерделәр һәм илебездә бәйрәм ителә торган көннәрне ачыкладылар.

Гадәттәгечә, лагерь сменасы ябылу тантанасында һәр отряд гимназия хезмәткәрләре өчен иҗади номер әзерләп, башкарды. Лагерьны ябу тантанасында лагерь җитәкчесе Т.Талалаева чыгыш ясады. Ул лагерь тәрбиячеләренә рәхмәтен белдерде, балаларга алдагы каникул көннәрендә яхшы, имин ял теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев