Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә көзге лагерь эшли башлады

Менә укучы балаларның көзге каникуллары башланды, ә Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясендә «Салават күпере» лагере үз ишекләрен ачты.

Көзге сменаның беренче көнен балалар тантаналы линейкадан башладылар, анда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Тантаналы линейкада лагерь җитәкчесе ярдәмчесе А.Алавердинова балаларны беренче чирек тәмамлану һәм мәктәп лагере ачылу белән котлады. Тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе А.Сибгатуллина балалар белән зарядка үткәрде һәм сменада узачак чаралар турында сөйләде. Аннары бергәләп күңелле зарядка ясадылар һәм тәмле иртәнге аш белән сыйландылар. Отрядлардагы балалар командаларның исемнәрен, девизларын, ашханәгә бару өчен шигараләр уйлап табарга өлгерделәр. Тәмле төшке аштан соң балалар саф һавада йөрергә чыктылар.

Беренче көн балаларда күп тәэсирләр, күп елмаюлар һәм уеннар калдырды. Алда аларны тагын да күбрәк күңелле каникул көннәре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев