Гимназиядә кәрәзле телефонның файдасы һәм зарары турында сөйләштеләр
Соңгы берничә елда кәрәзле телефон безнең тормышка ныклап кереп урнашты. Кеше кайда гына булмасын, әгәр дә ул үз тормышындагы мөһим вакыйгаларны күрми һәм ишетми калырга теләми икән, тәүлегенә 24 сәгать элемтәдә калырга тиеш. Тик менә бу әсбапның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында бик аз кеше уйлана.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Мобиль атака. Мобиль телефон нәрсәсе белән куркыныч» сәгате үткәрделәр.
Китапханәче балаларга кәрәзле телефонның сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерә торган югары ешлыклы электромагнит нурланыш чыганагы булуын искәртте. Аның төрле бәйлелек төрләрен китереп чыгаручы кеше психикасына йогынтысы аеруча билгеләп үтелде.
Телефонның зарарлы йогынтысыннан үзеңне саклау өчен нишләргә соң? Балаларга үзләрен зарарлы йогынтыдан саклау өчен кәрәзле телефонны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирелде һәм укучылар «мобиль этикет»ның нәрсә икәнен һәм аны куллану буенча нинди кагыйдәләр барлыгын белделәр.
Чара барышында балалар «Роботлар һәм йолдызчыклар», «Кубик-рубик», «Әйе-Юк» һәм «Бүген нинди көн» кебек хәрәкәтчән уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар. Чара күңелле һәм дәртле узды, балалар көн буена уңай һәм яхшы кәеф алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев