Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә Габдулла Тукайны данладылар

Югары Осланның Н.Зиннуров исемендәге гимназиядә атна дәвамында Тукайның туган көненә багышланган күп төрле чаралар узды.

Сыйныф бүлмәләре дә әлеге тематикага багышланып бизәлеш алды. Гимназиянең җирле радиосыннан атна буена татар, рус телләрендә укучылар һәм укытучылар Тукайның шигырьләрен укыдылар. Һәр иртә балаларны махсус урында Тукай турында сораулар язылган тартма каршы алды, аларны алып, җаваплар бирделәр. Һәрбер класс балалары шигырьләрен өйрәнеп, дәресләрдә яттан сөйләделәр.

Гимназиянең "7 йолдыз" командасы Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган тарихи квест-уенында катнашты.  Уен ел саен үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында уза.  Алар уенда җинеп, республика дәрәҗәсендә зур итеп үткәрелә торган Тукай бәйрәменә Казанга чакырылды.

Бүгенге көннән гимназия киләсе елда узасы Тукайның 140 еллыгына әзерлек башлаган инде.

“Тукай татарлыгыбызны оныттырмый, Тукай саклап тора безне, Тукай берләштерә безне. Үткәргән чаралардан балалар да, укытучылар да, күңелебезгә кәнагатьлек, горурлык хисе алдык” , - ди әлеге бәйрәмне оештыручы гимназиянең татар теле укытучысы Рузалия Әнвәр кызы Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев