Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназия укучылары сәламәт тормыш алып бару рәвешен сайлыйлар

Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» әңгәмәсе узды.

Анда Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты табибы Р.Р.Еремина балалар белән сәламәтлек рецептлары белән уртаклашты.

Файдалы киңәшләр укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, белемнәрен арттыруга һәм сәламәтлекне ныгытуга кызыксыну уятуга юнәлдерелде. Балалар табиб-белгечнең көн режимын үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада ешрак булырга дигән тәкъдимнәрен алдылар.

Әңгәмә барышында алкоголь һәм тәмәке тартуның сәламәтлеккә йогынтысы, шулай ук авыруларны үсешенең иң башында ук диагностикалау өчен медицина тикшерүе узарга кирәклеге, булган хроник авыруларның стадиясен билгеләү, кайбер авырулар үсешенең куркыныч факторларын билгеләү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Профилактик очрашу балалар тарафыннан чын кызыксыну һәм аңлау уятты. Гимназия укучылары табибка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, тормыш озын һәм бәхетле булсын өчен нишләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Чара азагында укучылар кешенең сәламәтлеге күбесенчә үз-үзеннән, димәк, безнең һәрберебездән тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев