Гимназия укучылары җәйге каникулларны саф һавада уздыра
Саф һавада хәрәкәтчән уеннар шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Уйнап, балалар җитезлек һәм осталыкларын күрсәтәләр. Аларда игътибарлылык, сәламәт көндәшлек хисе үсә.
Җәйге каникул көннәрендә Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе укучылары мәктәп яны лагеренда ял итеп төрле уеннар уйнарга җыендылар. Балалар вакытны файдалы үткәрделәр. Алар "Кайнар бәрәңге", «Гигант сабын" һәм башка уеннар уйнадылар.
Саф һавада бергәләп уйнаудан да, нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Балалар бик күп хәрәкәтчән уеннарны искә төшерделәр һәм уйнадылар.
Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше һәм ачык һавада күңел ачу балаларга зур шатлык һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Тырышлык, тизлек һәм рух көче үстерә.
Барлык балалар да уеннардан, бергәләп аралашудан күтәренке кәеф алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев