Гимназия патриотик акциягә кушылды
Патриотик тәрбия кысаларында Югары Осланның Н.Зиннуров исемендәге гимназиядә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыю буенча «МХОдәгеләргә ярдәм» акциясе уза.
Ирекле хәйрия-гуманитар ярдәм җыюга педагоглар һәм укучылар һәм аларның ата-аналары кушылды.
Шулай ук акция кысаларында укучылар бердәм булып хәрбиләргә хатлар язалар. Алар сугышчыларга рәхмәт сүзләре һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайту теләкләре белән мөрәҗәгать итәләр. Якын арада хатлар һәм гуманитар ярдәм МХО зонасына җибәреләчәк.
-Без ышанабыз, безнең ярдәм һәм гади кеше игътибары, беренче чиратта, әхлакый һәм сугышчан рухны сакларга ярдәм итәчәк диләр акциядә катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев