Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназия балалары куркынычсыз интернет кагыйдәләре белән таныштылар

Елдан-ел Бөтендөнья пәрәвезе тормышыбызның мөһим өлешенә әверелә бара. Көнкүрештә интернет-технологияләрнең тиз таралуы безнең заманның характерлы үзенчәлегенә әверелде.

Интернет, прогрессның иң әһәмиятле казанышларының берсе буларак, кардиналь рәвештә үзгәрде һәм заманча кешенең тормышын формалаштыруны дәвам итә.
Ел саен февральнең икенче сишәмбесендә Халыкара куркынычсыз интернет көне билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәмгә интернетны һәм цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм уңай куллану мәсьәләләренә багышланган «Куркынычсыз Рунет атналыгы» акциясе туры килә.

Әлеге акция кысаларында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен  “Мәгълүмати дөньяда куркынычсызлык”   дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Чара барышында гимназистлар китапханәче белән бергә интернет, интернет - куркынычсызлык, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгълүмати террорчылыкның нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар. Глобаль челтәрнең куркынычсызлыгын, интернетта эшли башлар алдыннан барысын да белергә тиешле төп кагыйдәләрне санап чыктылар һәм интернетта мошенниклыктан ничек сакланырга икәнен белделәр. Чара видеоролик һәм викторина белән үрелеп барды.

Очрашу йомгаклары буенча укучылар хәзерге заман шартларында интернет алыштыргысыз роль уйный, шул ук вакытта аның дус яки дошман буларак йогынтысы безнең сайлавыбызга гына бәйле дигән фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев