Гимназия балалары конкурста җиңү яулады
Зиннуров Н.Ш. исемендәге Югары Ослан гимназиясенең «Зебра» - юл хәрәкәтенең яшь инпекторлары агитбригадасы Республика куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау буенча балалар агитбригадаларының «Юл, әйдә, дус булыйк!» фестивалендә катнашты.
Гимназия укучылары жюри хөкеменә "Бергәләп, юл хәрәкәте иминлеге өчен" дигән видеоролик тәкъдим иттеләр. Роликта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең ни өчен мөһим булуын, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.
Яшьләрнең инспекторлар отрядында актив катнашуы үз нәтиҗәләрен бирде, һәм “Зебра" командасы фестивальнең муниципаль этабында икенче урынны яулады. Агитбригада активистлары истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев