Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназия балалары «ЭКОяз-2025» масштаблы экологик конкурсына кушылды

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында «ЭКОяз-2025» масштаблы экологик конкурсы старт алды.

Бу марафон 1 апрельдән 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Анда Югары Осланның Зиннуров н.Ш. исемендәге гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары актив катнаша.

Бу марафон атнасы «Синең гамәлләрең» дип атала.

Сыйныф җитәкчесе А.Алавердинова белән 1 нче сыйныф укучылары Югары Осланда тыл хезмәтчәннәре скверында чистарту өмәсе үткәрделәр. Сквер 2016 елда ачылды. Андагы постаментта һәлак булган авылдашларның исемнәре язылган капсула саклана.

Чарага кадәр балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү турында әңгәмә үткәрелде. Балалар перчаткалар һәм чүп пакетлары белән коралланып, әлеге дәрәҗәле урынны чүп-чардан чистарттылар, тәртип урнаштырдылар, коры яфракларны һәм үләннәрне җыештырдылар. Балаларга әйләнә-тирә табигатебезгә ярдәм итү һәм авылыбызны төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертү ошады.  

Шулай ук балалар гимназиядә хезмәт күрсәтүче эшчегә бордюрларны агартырга булыштылар. Башта алар әлеге эшне ничек дөрес башкарырга икәнен карадылар. Ә аннары үзләре эшкә тотынып, буяучы ролендә сынап карадылар. Нәтиҗәдә, укучылар мондый хезмәтнең никадәр четерекле булуын аңладылар.

Хезмәтләренең нәтиҗәсен күру, гимназия тирәсен матурлау, төзекләндерү балаларга канәгатьлек хисе, шатлыклы мизгелләр китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев