Гимназия балалары Бөркетләр сафын тулыландырды
22 январь көнне гимназиядә күптән көтелгән тантаналы вакыйга булды. Анда «Россия бөркетләре» сафларына 1 нче сыйныф укучыларын кабул иттеләр.
«Россия бөркетләре» – башлангыч мәктәп өчен илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча масштаблы бөтенроссия проекты. Россия бөркетләре - безнең ил һәм Россия халкы кебек нык һәм какшамас бердәмлек ул.
Тантана Россия Федерациясе дәүләт Гимнын башкарудан башланды. Чарада педагог - оештыручысы Ф.Михайлов һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе А.Сибгатуллина укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Фәргать Таһир улы һәм Алсу Рәшит кызы балаларны мөһим вакыйга белән котладылар һәм барысына да уңышлар һәм яңа ачышлар теләделәр. Иң тантаналы мизгелдә яшь Бөркетләр Ватанны яратырга, тырышып укырга, изге гамәлләр кылырга, әйткән сүзләрендә торырга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм намус белән эш итәргә вәгъдә биреп, горурлык белән ант иттеләр.
Беренче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре А.Анохина һәм Т.Талалаева Бөркетләргә таныклыклар, күкрәк билгеләре тапшырдылар һәм «Россия бөркете» галстукларын бәйләделәр. Бу аларның үсеш һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына керү символы булды.
Уку елы дәвамында укучылар сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе җитәкчелегендә «Россия бөркетләре» исеменә лаек булу өчен төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашачаклар. Укучыларның эшчәнлеге җиде юнәлеш буенча алып барылачак: «Бөркет – Эрудит», «Бөркет – Ирекле», «Бөркет – Мастер», «Бөркет – Спортсмен», «Бөркет – Тарих хәтерен саклаучы”, «Бөркет – Эколог» һәм «Бөркет – Лидер". Барлык юнәлешләр дә башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлдереләчәк.
Безнең «Россия бөркетләре» бу исемне лаеклы йөртәр һәм киләчәктә илебезнең горурлыгы булыр дип өметләнәбез! Без чын күңелдән аларның канатларына басуларын, хыялларына, изге гамәлләренә, бөек казанышларына каршы хәерле юлга чыгуларын телибез! "Бөркетләр" бердәмлеге алар өчен бәхетле планета булсын!, дип телиләр аларның остазлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев