Геройларыбыз янәшә яши
Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылуын бәйрәм итү кысаларында Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбенә очрашуга МХО ветераны Мөстәкыймов Фәнис Госман улы килде. Ул Батырлык ордены һәм үзенең фидакарьлеге өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән батыр солдат.
Кичә башында тарих укытучысы Рүзәл Фазлыев әлеге истәлекле көннең тарихы турында сөйләде. Аннары сүз МХО ветеранына бирелде. Фәнис Госман улы бу өлкәләрдә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. МХО зонасына мобилизация игълан итүнең беренче көннәрендә китеп, «АЛГА " батальонына эләккән. Үзенең беренче сугышын Фәнис Угледарда кабул итә, анда ул вакытта һәр метр өчен каты сугышлар бара. Шулай ук Бахмут янында да сугышта катнашырга туры килә. Сугыш кырларында бик күп солдат һәлак була, 22 гранатометчы взводыннан бары ике кеше генә исән кала. Соңгы тапкыр иптәшен сугыш кырыннан чыгарырга ашыкканда, кызганычка каршы, Фәнис минада шартлый. Ике аягы да яралана, озак айлар дәваланырга туры килә, операция кичерә. Врачлар ничек кенә тырышмасын, бер аягын саклап кала алмыйлар. Хәзер инде барысы да артта, Фәнис тыныч тормышка ияләнеп килә, яңадан йөрергә өйрәнә, хәтта машина да йөртә, эшкә урнаша. Укучыларның сугыш, фронт шартларында дуслык турындагы сорауларына Фәнис бик теләп җавап бирде. Балаларга солдатларның күкрәк кесәсендә йөрткән хатлары өчен рәхмәт белдерде. Бүген дә балалар Фәнис Госман улына үзләренең хатларын җиткерделәр. Бүгенге көндә әтиләре МХО зонасында булган укучылар да алар турында сөйләделәр.
Чарада рус теле укытучысы Валентина Самойлычева Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында матур шигырьләрен укыды. Илдус Шәрәфиев, Илгизәр Гаделшин рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Римма Шәрәфиева үзләренең элекке укучысы, батыр авылдашлары Фәнискә истәлекле бүләк тапшырды. Ә Фәнис мәктәпкә «АЛГА " батальонының сугышчан байрагын бүләк итте.
Әлеге очрашу һәрбер баланың, катнашучының хәтерендә озак сакланыр. Мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана, алар чын Ватанны яклаучылар. Хәзерге вакытта МХО зонасында аларның тагын ике укучылары - Губкин Сергей һәм Закиров Линар, шулай ук авылдашлары Закиров Руслан. Ә МХОда батырларча һәлак булган Мөстәкыймов Рәфис, Юзаев Айрат, Козлов Альфредның якты истәлекләре мәңге күңелләрдә сакланачак. Геройларның даны мәңгелек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев