Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Герой, мин сиңа язам

Октябрьский урта мәктәп укучылары махсус операциядә катнашучыларга хатлар яздылар.

Алар «Герой, мин сиңа язам!» дигән хәрби-патриотик акциягә   кушылдылар.

Акция кысаларында укучылар солдатларга  Ватаныбызны яратулары һәм батырлыклары өчен  чын күңелдән рәхмәтләрен белдергән хатлар яздылар.

Балалар үз хатларында хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүчеләргә,  тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук открыткалар, рәсемнәр ясадылар, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар!

Хәзерге вакытта Октябрьский поселогында яшәүчеләр  сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю белән актив шөгыльләнәләр. Кешеләр консервалар, конфетлар, печенье, чәй, кофе, тиз пешерелә торган  азык-төлек һәм башка төрле кирәк-ярак әйберләр китерәләр.

Югары Ослан районында бу эшкә ваемсыз калган кешеләр юк, чөнки һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев