Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гасырдан артык хөрмәткә лаек гомер

Бүген үзенең 103 еллыгын педагогик хезмәт ветераны, Яңа Болгар мәктәбенең элеккеге директоры Бибинур Шәйхелислам кызы Хөснуллина бәйрәм итә. Ул мәгариф системасында 40 елдан артык хезмәт куйган.

Бибинур Шәйхелислам кызы безнең районнан Советлар Союзының XXIII съездында катнашкан олы ихтирамга лаек шәхес. Съезда аңа космонавтлар Юрий Гагарин һәм Андриян Николаев белән очрашырга туры килгән..   

Олы бәйрәме көнне аны Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов, Югары Ослан районы хатын - кыз депутатларының “Мәрхәмәт - Милосердие” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Нәзилә Биктаһирова, “Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге” оешмасы методисты Елена Мукаева, шулай ук күпсанлы дуслары һәм туганнары котларга килгән иде. 

Бүгенге көндә  Бибинур апа Казан шәһәрендә кызы янәшәсендә яши. Ул актив тормыш алып бара, кәрәзле телефон аша котлаулар кабул итә, кунаклар белән дә бик теләп аралаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев