Гали хәзрәт Җиһаншин район мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
Бүген Югары Ослан мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсен - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Бу уңайдан дин тотучыларга район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин мөрәҗәгать итте.
Үзенең котлавында ул:
"Хөрмәтле Югары Ослан мөселманнары! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм. Бу бөек көн югары рухи кыйммәтләрне - иманны, шәфкатьлелекне, уй-фикерләрнең сафлыгын һәм яхшылык эшләргә әзерлекне символлаштыра. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һәр йортта тынычлык телим. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны һәм корбаннарыбызны кабул итсен, йөрәкләребездә иманыбызны ныгытсын һәм мәрхәмәтен күрсәтсен. Бәхет һәм муллык гаиләләрегездән китмәсен. Сезгә иминлек, игелек һәм Аллаһы Тәгаләнең фатихасы!» дип тәбрикләп үтте.
Район һәм республика мәчетләрендә бәйрәм чаралары билгеләнгән тәртип буенча узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев