Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гали Җиһаншин: “Рамазан ае – изге гамәлләр ае”

Бүген барлык мөселманнар изге Рамазан ае тәмамланган көнне – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Гадәттәгечә, бик күп мөселманнарның бу көне мәчетләрдә җәмәгать белән бергә намаз укудан башлана. 

Рамазан аенда игелекле эшләр күп кылынды һәм әлегә кадәр дәвам ителә. Район үзәгендә  күмәк ифтарлар оештырылды. “Авыз ачу” мәҗлесләрен оештыручы авыллар да күп булды Яңа Болгар, Яңа Юл, Бакча Сарай, Кзыл Байрак. Мөхтәсибәт катнашында район җитәкчелегендә оештырылган ифтар мәҗлесендә мәчет имамнары, оешма җитәкчеләре һәм мөхтәсибәт тормышында актив катнашучы район халкы бар иде. Кунакларны имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров сәламләделәр.

Шулай ук районда Изге Рамазан ае башлану белән мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган  Идел Буе Болгарының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Осланда ифтар» социаль проекты старт алды. Проект  кысаларында Югары Ослан, Брек, Яңа Юл авылларында яшәүче мохтаҗларга, өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүче мөселманнарга 100 дән артык ифтар тартмалары таратылды.  Әлеге проектка кушылган спонсорларга мөхтәсибәт рәхмәтен белдерә.

- Ураза — ул чын гаилә бәйрәме. Гает көнен тәмле ризыклар ашап, дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып бәйрәм итәргә кирәк. Ураза гаетенә кадәр без фитыр, фидия сәдакәләрен биреп бетерергә тиеш. Безнең халык гомер-гомергә ипиле-тозлы, ипиле-сулы халык. Без һәрвакыт кунакчыл, һәрвакыт бер-беребезне сыйлыбыз. Ул элек-электән шулай килгән. Ураза гаете көнне дә таба исе чыгарыгыз, тәмле-тәмле ризыклар пешерегез, гаиләгезне сыйлагыз, балаларның күңелен күрегез. Гает көнне балаларга бүләкләр бирегез, алар кечкенәдән Гаетнең зур бәйрәм икәнен белеп үссеннәр. Барлык мөселман кардәшләребезне якынлашып килүче Ураза Гаете белән котлыйм, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим, - дип барлык мөселманнарга мөрәҗәгать итте район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Месяц Рамазан Рамазан