«Гаиләм - минем байлыгым» темасына рәсем конкурсы оештырылды
Вахит мәдәният йортында “Гаиләм - минем байлыгым” дигән рәсем конкурсы узды.
Конкурс Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында узды. Конкурска җиде балалар эше тәкъдим ителде. Рәсемнәрне балалар гаиләләрен үзләре күргәнчә һәм тойганча ясадылар. Һәр иҗади эшләрендә катнашучылар үз өе, гаиләсе, әти-әнисе турында фикерләрен чагылдыра. Төсле карандашлар аркылы балалар күңелләрендә булган хисләрен, өметләрен күрсәтте. Балалар биремне бик әйбәт башкардылар, үз йортларын рәсемгә төшереп, «гаилә», «әти», «әни» дигән сүзләрне бик тырышып яздылар.
Рәсемнәр авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмәгә куелды. Иң яхшы башкарган эшләре өчен җиңүчеләр татлы бүләкләр алды.
Мондый конкурслар балаларга иҗади кабул итү һәм әхлакый кыйммәтләрне үстерергә ярдәм итә, ата-аналарга һәм якыннарга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев