Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: «Балаларыгызны үзләрен генә калдырмагыз!»

Статистика күрсәткәнчә, балалар белән үзләре генә калганда килеп чыккан бәла-казалар саны елдан ел арта.

Балалар үзләренең куркыныч астында булуын аңлап бетермиләр.

Язгы каникуллар алдыннан Югары Ослан күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча бүлеге кисәтә: "Хөрмәтле ата-аналар, исегезгә төшерәбез, безнең балаларыбызның иминлеге бездән тора. Аларның гомерләрен саклау өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәү мөһим.

балаларны кыска гына вакытка да үзләрен генә калдырмагыз. Алар бик кызыксынучан: кайчы, пычак, розеткалар, ачык тәрәзә, балконнар, шырпы аларны җәлеп итә, бар әйберне тикшереп, сынап карарга кирәк

  • -көнкүрештә куллана торган химик матдәләрне балалар тимәслек урыннарда саклау мөһим
  • -балкон, тәрәзәләрне ачык калдырмагыз. Москит сеткалары егылып төшүдән сакламый.
  • -балаларга вак әйберләр белән уйнарга бирмәгез, алар аны йотарга, авызга алырга, борынга, колакка тыгарга мөмкин
  • -балаларга телевизор,  компьютерны кабызырга рөхсәт итмәгез
  • -шырпы, пычак, кайнар чәйнек, кастрюльгә кагылырга ярамаганлыгын аңлатыгыз
  • -төзелеш объектлары янында уйнарга рөхсәт итмәгез

Ата- аналар! Бәлане булдырмау җиңелрәк!

Үзегезнең, балаларыгызның гомерен саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев