Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Фермер гаиләсе Сибгатовлар: «Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!»

Бу көзге көннәрдә без традиция буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Урып-җыю чоры артта, чираттагы елга нәтиҗәләр ясала, һәм сез, хөрмәтле кыр, ферма хезмәтчәннәре, лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итәсез.

КФХ «Сибгатов Р.Г.» Татар Мәмәтхуҗасы авылында урнашкан. КФХ башлыгы - Сибгатов Роберт Габделбәр улы. Роберт  Татар Мәмәтхуҗасы авылында туган, читтә бәхет эзләмичә, гаилә корып, ике кыз үстерә.   

Роберт Сибгатовның терлекчелек фермасы районның иң әһәмиятле КФХ рәтенә керә. Фермерлык белән шөгыльләнергә аны  элеккеге авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева күндерә.

«2010-2012 елларга Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча Роберт Габделбәр улы 2012 елның маенда 24 башка исәпләнгән гаилә терлекчелек фермасы төзи башлый, аны ярты ел эчендә төзеп бетерә. Яшь фермерга Республика һәм җирле бюджетлар ярдәм итә. Шулай ук Республика бюджеты хисабына төзелгән фермага килү юлы да аларга зур ярдәм була. Фермада үстерелгән ит, сөт һәм сөт продуктларын Роберт Габделбәр улы районда сата, шулай ук Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә  дә актив катнаша. 

Ферманың зур суыткычы бар, шуңа күрә продукция суытылган килеш сатыла. Җәен, "зур сөт" вакытында монда тәүлеккә алты йөз литрга кадәр сөт савыла. Район үзәгендә яшәүчеләр Роберттан  сөт продукциясен көтеп алалар, шуның өчен алар аңа рәхмәтле.

Сибгатовлар фермасында төп эшне гаилә дуэты - Роберт үзе һәм аның хатыны Әлфия башкара. Әлфия, сүз уңаеннан, гаҗәеп, хәтта хәзерге заман буенча уникаль хатын-кыз. Ул йорт учагын саклаучы булып кына калмыйча, сыерларны да сава, тракторда печән дә чаба, «ЗИЛ-131» авыр йөк машинасы да йөртә, сөт сата, әле итне чабу буенча да белгеч булып тора.

Хәзер Сибгатовлар фермасында 70 баш терлек бар, шуларның 25е - савым сыерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев