Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Фарукшиннар гаиләсе кунак каршы алды

Лев Яковлев Фәрукшиннар өчен музыкаль концерт оештырды.

Кунакның килүе йорт хуҗалары өчен көтелмәгән булды.

 Педагог һәм остаз елында хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән Югары Ослан сәнгать мәктәбе укытучысы Лев Яковлев  Фарукшиннар өчен музыкаль концерт оештырды.

 Адлер Хәсән улы белән Гөлсинә Әгъзам кызы районыбызда олы хөрмәткә ия кешеләр,  зур стажлы педагоглар, алар бүген лаеклы ялда. Алар өчен коллегалары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лев Яковлев килүе күңелле, көтелмәгән хәл булды. Чара җылы өй шартларында узды. Адлер Хәсән улы өчен зур сюрприз булып оныклары, кызлары һәм хатыны да музыкаль инструментларда чыгыш ясадылар. 80 яшен тутырган, йорт хуҗасы үзе дә аккордеон алды һәм чыгыш ясаучылар компаниясенә кушылды. Өй саксофон, фортепиано, гитара, баян, аккордеон тавышларыннан һәм җырлардан яңгырап торды.

Менә шундый җылы очрашу, музыкаль концерт, яшьлек турындагы истәлекләргә бай булды Фәрукшиннарның бер көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев