Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дуслык йорты өчен кирпечләр

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясе мәктәп яны лагере балалары өчен «Крокодил Гена» мультфильмы мотивлары буенча «Дуслык йорты өчен кирпечләр» дип аталган уен сәгате уздырды.

Балаларны яраткан әдәби геройларның барлыкка килү тарихы, аларга яхшы таныш булган һәм безнең барыбыз да яраткан, авторы Эдуард Успенский булган, Крокодил Гена һәм Чебурашка белән таныштырдылар.

Соңыннан балалар бергәләп биремнәр үтәделәр: картина буенча мультфильм кадрларын эзләп таптылар, пазллар җыйдылар, мультфильм геройларын акбур белән ясадылар.

Балалар үзләренең зирәклекләрен күрсәтеп, барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыктылар.

Чара ахырында балалар «Крокодил Гена һәм аның дуслары» мультфильмын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев