Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дүшәмбедән авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башлана

Җыеннарда оешма, төрле идарә тармагы җитәкчеләре катнаша, ә авыл халкы үз сорауларына җаваплар ала яки район җитәкчелеге алдында проблемаларны билгели алачак.

Ел башы өчен традицион җыеннар районның барлык авыл җирлекләрендә узачак. Аларда авыл җирлекләре башлыклары ел нәтиҗәләре буенча хисап тоталар, беркетелгән территориядәге казанышлар һәм проблемалар турында сөйлиячәкләр. Җыеннарда район башлыгы Марат Зиатдинов, район башкарма комитеты, оешма һәм төрле идарә тармагы бүлекләре җитәкчеләре катнашачак. 

Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең муниципалитет җитәкчелегенә сорауны турыдан-туры бирү, йә проблеманы билгеләү, оператив һәм компетентлы җавап алу мөмкинлеге булачак. Шуңа күрә, булган җитешсезлекләрне ачыктан-ачык һәм намус белән сөйләү, кирәк санасалар сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт әйтү - нәкъ менә шуның өчен җирле халыкны җыеннарда көтеп калалар. Җыеннар кысаларында шулай ук җирлек гражданнарның төзекләндерүгә керткән өлешләре һәм башка казанышлары өчен бүләкләүләр уздырыла.  

Моннан тыш, алдан ук сорау бирергә яки җыеннарны үткәрү буенча өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин. Моның өчен авыл җирлекләре башкарма комитетларына яисә район Советы аппаратына (884379) 21668, 21839 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев