Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Фрунзе Шәяхмәтов: "Чернобыль кайтавазы әле дә безнең белән"

Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлауга быел 36 ел тулды.

Шартлау нәтиҗәсендә тирә-якка якынча 190 тонна радиоактив матдәләр тарала.

Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда 90 тапкыр күбрәк нурланыш алалар.

АЭСдә зарарсызландыру эшләре 1986 елның апреленнән 1990 елның декабренә кадәр дәвам итә. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнаша. Алар геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итүләре нәтиҗәсендә глобаль куркыныч чигендерелә.

Шул ликвидаторлар арасында Югары Осланда яшәүче Шәяхмәтов Фрунзе Закирҗан улы да була. 

- 1987 елның ноябрендә военкоматтан чакыру килде, - дип искә алды ул көннәрне Фрунзе абый. - Чернобыльгә яшьләре 35-40тан узган ир-атларны алалар иде. Тоцкга килү белән безгә махсус форма бирделәр, аннан Чернобыльгә җибәрделәр. Без радиация зонасыннан 30 км ераклыкта булдык, ә көнаралаш станциянең үзендә эшләдек.  Мин 1 елга дип алынган идем, ярты елдан кайтардылар. Махсус саклагыч киемнәрдә, респираторларда көне буе эшли идек. Авыз эчендә тимер тәме барлыкка килә иде,- дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

Фрунзе Шәяхмәтовның исеме Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучыларның  Хәтер китабына төркәлгән.

Күрсәткән батырлыгы өчен Фрунзе Закирҗан улы «Батырлык өчен» медале, шулай ук «ЧАЭСдагы һәлакәтне бетерү истәлегенә» медаль һәм истәлек билгесе белән бүләкләнгән.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Герои живут рядом Чернобыль Герои-земляки чернобыльская аэс

2
X