Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Чәчәк ат, яраткан Татарстаныбыз

30 августта Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Чәчәк ат, яраткан Татарстаныбыз» дип исемләнгән әңгәмә узды.

30 августта Татарстан халкы дәүләтчелек тууны – Татарстан Республикасы  көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте.  

Клуб мөдире Алефтина Саттарова катнашучыларга безнең республика, Татарстан Дәүләт символлары һәм Казан шәһәренең төп тарихи урыннары турында күп кенә яңа һәм кызыклы фактлар, шулай ук республикада нинди милләтләр яшәве турында сөйләде. Аннары әлеге тема буенча викторина үткәрелде. Балалар Татарстан шәһәрләрен һәм елгаларын, республикабызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрне һәм язучыларны атадылар, дәүләт символикасын белүләрен күрсәттеләр. Татар халкының милли бәйрәме   Сабантуйны  искә төшерделәр. Конкурста катнашучылар туган республикабыз турында инде булган белемнәрен беркеттеләр, шулай ук кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев