Бушлай даруларга хокукны 1 октябрьгә кадәр рәсмиләштерергә кирәк
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарның ташламалы категорияләренә социаль пакет алу формасын 2025 елның 1 октябренә кадәр билгеләү кирәклеге турында искә төшерә.
Белү мөһим
*Социаль пакет дарулар һәм медицина кирәк-яракларын бушлай тәэмин итүне үз эченә ала
*Альтернатива булып - ташламалы препаратлар урынына акчалата компенсация алу тора
*Карар кабул итү вакыты - 1 октябрьгә кадәр (әлеге датадан соң сайлауны үзгәртү мөмкин булмаячак)
Кемгә гариза бирергә кирәк
*Элек акчалата компенсация сайлаган, ә хәзер даруларга мохтаҗ авыруларга
*Ташламаны беренче тапкыр рәсмиләштерүчеләргә
2025 елда бушлай дарулар алучы льготникларга гариза бирергә кирәкми - аларның хокукы автомат рәвештә озайтыла.
Ташламалы даруларга хокукны ничек кире кайтарырга
1.Препаратларның кирәклеге турында дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә
2.РФ Социаль фондына 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә
3.Гаризаны хуплаганнан соң табибтан рецепт алырга
"Социаль пакеттан акча файдасына баш тартканчы, сәламәтлегегезнең торышын бәяләгез, - дип киңәш итәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында. - Бу бигрәк тә хроник авырулар өчен мөһим, аларның дәвалануы кыйммәтле препаратлар таләп итә".
Документларны вакытында рәсмиләштерү 2026 елда ташламалы дарулар белән өзлексез тәэмин итүне гарантияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев