Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бүген бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә

Икмәк - кешеләрнең яшәү, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борынгы һәм гаҗәеп ризыкларының берсе.

Матюшино авыл китапханәсе мәктәп яны интернатында тәрбияләнүчеләр өчен икмәккә багышланган танып-белү сәгате үткәрде.

Чара барышында китапханәче балаларны уен формасында өстәл өстендә икмәк барлыкка килү тарихы, ипи үстерүнең җиңел булмавы, бөртектән алып хуш исле күмәч пешерүгә кадәр нинди озын юл узуы һәм моның өчен нинди һөнәрләр кирәк булуы белән таныштырды.

Яшь укучылар шулай ук “Икмәк турында”гы әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. М. Пришвинның «Лисичкин хлеб» әкиятен, С. Михалковның «Булка» шигырен укыдылар. Чара ахырында һәрбер бала икмәккә ничек карарга кирәклеге турында үз фикерләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев