Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләренең утырышы узды

Казанның Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театр бинасында Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә Ирек Шәрипов җитәкчелегендә үтте.

Югары Ослан районыннан утырышта конгрессның җирле оешма җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, Бакча Сарай авылы клубы мөдире, актив волонтер Асия Фәйзулова катнаштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров комитетның билгеле нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. 

Чара ахырында милләтебезне, телебезне, гореф гадәтләребезне саклауда өлеш кертүче актив кешеләргә Бөтендөнья татар конгрессының медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Күпьеллык хезмәте өчен райондашыбыз Гөлгенә Дәүләтшина Рәхмәт хатына лаек булды.

Ә “Туган авылым” күңел ачу комплексында “Каз өмәсе ярминкәсе” гөрләп узды. Биредә ярминкәдә катнашучылар татар халкына гына хас гореф-гадәтләр белән таныша алды һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәренең продукциясен сатып алырга мөмкинлек туды.
Ярминкә каз, үрдәкләр белән беррәттән чәк-чәк, бал, үлән чәйләре, төрле камыр ашларына да мул булды. Катнашучылар хозурына төрле мастер-класслар, уеннар оештырылды. Ярминкә дәвамында чараны җыр-моң озата барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев