Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бөер синдромы булган геморрагик бизгәк авыруы (ГЛПС) - бөерләргә авыр зарар китерә торган каты йогышлы чир

Аны күселәр, тычканнар вирус аркылы әйләнә-тирә мохиткә тарата.

Татарстанның бөтен территориясе бөер синдромы булган геморрагик бизгәк учагы булып тора, ел саен 1200дән артык кеше авырый, шуларның 20%ы бакча-дача участокларында йоктыра. Барыннан да ешрак йоктыру тузанлы һава сулаганда, шулай ук кимерүчеләр бүлеп чыгарган калдыклар белән пычранган су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланганда, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, җиләк һәм гөмбә җыйганда була.

Бакча-дача участокларында булганда авыруны кисәтү максатларында профилактика чараларын күрергә кирәк:

  • бакчада  кеше барында бинаны еш җилләтергә кирәк, дезинфекция чараларын кулланып, дымлы җыештыру тәкъдим ителә, савыт-сабаны кайнар су белән яхшылап юарга  кирәк; 
  • җыештырганда битлек (респиратор), резин перчаткалар, халат яки башка эш киеме кияргә тәкъдим ителә.  Ризык кабул итәргә, тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук шәхси профилактика чараларын печән, салам, яшелчәләрне җыйганда һәм эшкәрткәндә  кулланырга кирәк; 
  • торак һәм сарайларны чиста тотарга, көнкүреш чүп-чарын вакытында чыгарырга, коры-сары, ауган агачларны җыештырырга;
  • кимерүчеләрне торак биналарга һәм хуҗалык корылмаларына кертү мөмкинлеген юкка чыгарырга, моның өчен вентиляция тишекләрен металл челтәр белән капларга, ярыкларны һәм тишекләрне цементларга кирәк;
  • кимерүчеләр тарафыннан пычранган ашамлыкларны ашау катгый тыела. Эчү өчен  кайнатылган су торырга тиеш. Азык-төлек һәм савыт-сабаларны кимерүчеләр  тия алмаслык урыннарда сакларга кирәк;
  • дачалар, бакчалар, шәхси корылмалар һ. б. территорияләрдә кимерүчеләрне юк итәргә кирәк.

Бакчачылык ширкәтләре рәисләре  дератизацияләү мәсьәләләре буенча дезинфекцион профиль оешмаларга  мөрәҗәгать итә  һәм алар белән торак корылмаларда да, шулай ук бакча җәмгыяте территориясендә  эшкәртү буенча килешү төзиләр алалар.  Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп һәрбер бакчачы, йорт хуҗасы үзе дә эшкәрту (дезинфекция, дератизация) уздыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев