Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Бистә бәйрәменә әверелгән мәктәп ярминкәсе

Октябрьский бистәсендә мәктәптә хәйрия акцияләре үткәрү күркәм традициягә әверелде. Барлык сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары бу чараларда бик теләп катнашалар. Аларның әлеге игелекле эшкә битараф булмаулары, игътибарларын һәм үзләренең йөрәк җылыларын бирергә әзер булуы бик сөендерә.

Өченче уку чирегенең соңгы көне Октябрьский бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбендә уңыш һәм муллык бәйрәме буларак билгеләп үтелде. Әлеге чара катнашучыларның барысына да җирнең никадәр бай һәм уңдырышлы булуын аңларга мөмкинлек бирә. Дәресләрдән соң бистә урамында беренче өстәлләр пәйда булды, сәүдә рәтләрендә чын мәгънәсендә җанлылык башланды: укучылар һәм укытучылар гына түгел, ә әти-әниләр, әбиләр, бабайлар һәм авылдашлар да катнашты.

«Игелекле ярминкә»гә әзерлек эшендә бөтен мәктәп катнашты. Мәктәп укучылары өйләрне бизәр өчен үз куллары белән эшләнмәләр, уенчыклар ясадылар, печенье һәм башка тәм-томнар пешерделәр. Яратып эшләнгән әйберләрне һәм өйдә пешерелгән тәмле ризыкларны сатып алырга теләүчеләрдән тынгылык булмады.

Ярминкәдә 2,5 сәгать эчендә 20249 сум акча җыеп алынды. Акчалар мәктәп ихтыяҗларына китүгә планлаштырылган (стендлар сатып алу, беренче катны рекреацияләү, җиһазлар).

Мәктәп ярминкәсе сатучыларга да, сатып алучыларга да бик күп уңай, якты, онытылмас хис-кичерешләр алып килде. Өстәвенә, һава торышы да якты кояш һәм җылылык белән сөендерде.

– Укучыларыбызга, аларның әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә мәктәп ярминкәсендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Мәктәпкә ярдәм иткәнегез өчен, бәйрәм кәефе өчен рәхмәт, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты мәктәп җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев