Интернат-йортта мини-зоопарк ясарга булдылар
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта мини-зоопарк ясарга булдылар

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кул эшләре буенча мастер-класс оештырылды.

Тәрбияче Ирина Чудновская җитәкчелегендә яшәүчеләр төрле җәнлекләр ясадылар. Эшләнмәләрнең нигезе итеп катыргы кулланып, көпшәләр итеп төрделәр. Зур кызыксыну һәм тырышлык белән аларга төсле кәгазь ябыштырдылар, барлык вак детальләрне кисеп, дөрес урнаштырып, оригиналь баш киемнәре уйлап таптылар. Мәсәлән, сигезаяк өчен кәгазьдән цилиндр ясадылар, аны ялтырап торган гуашь белән буядылар, җәнлекләр патшасы арыслан өчен - таҗ, пингвин өчен - кызыклы кызыл калпак уйлап таптылар.

Тычканны бантик белән бизәделәр, ә тиеннең чәчен матурладылар. Барлык эшләнмәләр дә матур һәм уңай килеп чыкты. "Мондый дәресләр яшәүчеләрдә фантазия, иҗади фикерләүне үстерә, алар үзләре эш барышында бик күп кызыклы идеяләр тәкъдим итә, - ди тәрбияче. - Әйтик, алар тулы бер мини-зоопарк ясарга тәкъдим иттеләр. Һәм, әлбәттә, мондый дәресләр аларда кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, командада эшләргә өйрәтә".

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев