Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Безнең тормыш бәясез

Кызыл Байракта Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнендә уздырыла торган мәгълүмати-профилактик чара үткәрелде.

Ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә 1,3 миллионнан артык кеше һәлак була. Дөнья юлларында үлүчеләрнең яртысы диярлек (46%) юл хәрәкәтендә катнашучылар»: җәяүлеләр, велосипедчылар.

Быелның 10 аенда Татарстанда 2704 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 275 кеше һәлак булган, 3258 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Быелгы саннар безнең районда: 11 кеше район юлларында һәлак булды, алар арасында ике бала, 50 дән артык кеше җәрәхәтләнде.

Торган саен мөстәкыйльрәк була барган балалар өчен бу тема аеруча актуаль. Күпләр инде үзләре генә мәктәпкә бара, велосипедта һәм самокатларда йөри. Шуңа күрә төп максат - юлда үз-үзеңне җаваплы тотуны өйрәтү, кисәтү һәм формалаштыру.

Балалар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына профилактик, социаль роликлар карадылар, аларда тормышның кыйммәте һәм элементар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәсәң, аның ничек тиз өзелүе турында әйтелә. 

Бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм аларны ныклап тагын бер кат беркеттеләр. Юл билгеләрен, тротуарда үз-үзеңне тоту, юл аша чыгу кагыйдәләрен кабатладылар. Колакчыннарның, велосипедта хәрәкәт иткәндә капюшоннарның, СИМ һәм машина юлының кичү куркынычлыгы, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларның әһәмияте турында сөйләштеләр.

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне -  барыбызга да юлларда игътибарлы булуның һәм бер-беребезгә хөрмәт белән карауның мөһимлеген искә төшерү өчен чираттагы мөмкинлек.

Игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз һәм игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. Гади игътибар - ул тормышны саклап кала ала торган әйбер.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев