Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Безнекеләр булдыра

Агросәнәгать комплексында яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» XI республика һөнәри осталык конкурсы узды.

 «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне һәм агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын үстерүне тәэмин итү максатында, 2023 елның 19 - 20 декабрь көннәрендә агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» XI республика һөнәри осталык конкурсын уздырды. 

Конкурс ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелде, рәсми бүләкләү Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - М.А. Җәббаров һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Р.Н. Садыйков катнашында узды.

Бу бәйгедә “Иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә Югары Ослан муниципаль районының “Кызыл Шәрык Агро”ның яшь терлекләр буенча ветеринария табибы Мәгиҗҗанова Мәрьям Фәнил кызы катнашты.

 Конкурс теоретик белемнәрне һәм гамәли эшне тикшерү буенча 2 этапта узды.

 Конкурста җиңүчеләр дип һәр номинация буенча конкурсның теоретик һәм практик өлеше нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучылар таныла. 

Теоретик һәм практик өлеш нәтиҗәләре буенча Мәгиҗҗанова Мәрьям Фәнил кызы III урын алды. Ул  7000 сумлык диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

Мәрьям Фәнил кызын бәйгедә ирешкән уңышлары белән котлыйбыз, алдагы тормышында һәм эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев