Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Безнекеләр беренче

...

Югары Ослан районының «Островок надежды» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» дип аталган Бөтенроссия конкурсының республика этабында «Җитештерүче булмаган өлкә оешмаларында гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды.  

 «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы ел саен 2000 елдан бирле уздырыла.

Аның максаты - социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау, уңай социаль имидж булдыру. Конкурс үткәрү - оешмаларга актив эчке корпоратив сәясәтне, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча казанышларны күрсәтү мөмкинлеге ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев