Без сине хәтерлибез – Беслан
Безнең илдә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.
Россия халкы 2004 елның сентябрь аенда Бесланда булган фаҗигане искә ала. Ул елдагы белем көне күпчелек өчен матәм һәм кайгы көне булды. Бесландагы вакыйгалар бөтен дөньяны тетрәндерде, беркемне дә битараф калдырмады. Бу фаҗигане, балаларын коткару өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне дә оныту мөмкин түгел.
Хәтер көнендә Яңа Юл авыл клубында түгәрәк өстәл артында "Без сине хәтерлибез - Беслан" дигән әңгәмә узды. Аның барышында авыл клубы мөдире әлеге теракт корбаннары санын һәм Бесландагы фаҗигале вакыйгалар хронологиясен тагын бер кат искә төшерде. Чарада катнашучыларның барысы да әңгәмәдә актив катнашты.
Чара ахырында катнашучылар хәтер шәмнәре кабыздылар һәм Бесланда һәлак булган гаепсез корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев