Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

«Бергә - без көчле» – Мәмәтхуҗада патриотик чара үтте

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бергә - без көчле» дигән патриотик әңгәмә үткәрделәр.

Хәзерге вакытта Россия армиясе махсус операция барышында үз миссиясен намус белән үти. Армия, барыннан да элек, Россиянең һәр гражданинының илебезне көчле һәм ирекле дәүләт иткән традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә яшәү мөмкинлеген яклый.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Россия солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, аларның Ватанга булган мәхәббәте, Донбасста махсус хәрби операция башлану сәбәпләре һәм анда катнашучы хәрбиләрнең батырлыклары турында сөйләделәр.

Балалар чын геройлар янәшәдә яши, батырлык, Ватанга мәхәббәт – патриот һәм Россиянең чын гражданины сыйфатлары дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев