Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бергә без бердәм

«Островок надежды» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен чара уздырды

Халык бердәмлеге көне безнең илдә ел саен, 2005 елдан башлап, 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россия тарихында мөһим вакыйга - Мәскәүне 1612 елда Польша интервентларыннан азат итү хөрмәтенә игълан ителгән.  

Бәйрәм алдыннан Югары Ослан районында “Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Бергә без бердәм” дигән чара үткәрелде. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларны бәйрәм барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның бәйсезлек хакына батырлыклары, шулай ук бәйрәм итү традицияләре һәм аның Россия өчен әһәмияте белән таныштырдылар.

 Чарада катнашучылар барысы да билгеләп үткәнчә, Россия бердәм булганда гына көчле. Бу дуслык һәм берләшү, туган илгә мәхәббәт һәм халыкара татулык бәйрәме. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев