Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бердәмлектә көчле без

4 ноябрьдә безнең горур илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу ерак вакыйгаларга бәйле дәүләт бәйрәме.

Бу бәйрәм алдыннан Печище авылы мәдәният йортында төп гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен “Бердәм булганда – без җиңелмибез”-патриотик чара узды.

 Чара Россиянең көчле ил булуы, аның күпмилләтле халкы һәм аларның дустанә мөнәсәбәте турында сөйләшүдән башланды. Оештыручылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның билгеләнеше турында кыскача сөйләделәр. Аннары чарада катнашучыларга зур булмаган интерактив уен - "Халык бердәмлеге көне" викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде, барысы бергә дуслык, бердәмлек турында мәкальләр искә төшерде. Шуннан соң "Төрле халыкларның милли костюмнары" видеопрезентациясе күрсәтелде. Тематик китап күргәзмәсе оештырылды. 

Чараның ахырында барлык катнашучылар милли киемнәрдән бердәм бию башкардылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев