Барлык мәктәпләрдә истәлекле бәйрәм - Кырымның Россия белән берләшүе көне билгеләп үтелде.
Быел Россия Кырым һәм Севастополь белән кушылуның 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу вакыйга илнең соңгы 10 - 15 ел эчендә иң мөһим казанышларының берсе булды.
Директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре бу бөек вакыйгага багышланган чаралар әзерләде һәм мәктәп укучылары белән үткәрделәр. Иртән барлык мәгариф оешмаларында: «Кырым белән Севастополь: туган гаваньда 10 ел» дигән мөһим темага сөйләшүләр башланды. Аннары укучылар «Бер ярымутрау тарихы» дигән видео – экскурсиядә катнашты. Кайбер мәктәпләр экскурсия ясаганда, башка мәгариф оешмалары укучылары "Севастополь язуы" техникасында Кырым ярымутравы сурәте төшерелгән открыткалар ясаганнар. Шулай ук укучыларга "Кырым сәяхәте" станциясе уенында ярымутрауның торак пунктларын символлаштыручы станцияләр буенча Кырым географиясе һәм тарихы белән танышырга мөмкинлек бирелде.
Балачак навигаторлары әзерләгән барлык чараларда катнашып, укучылар Кырымның картада нокта гына булмавын белделәр. Бу тарихи-мәдәни тыюлык, миллионлаган кешене җәлеп итү урыны, алар ел саен аның искиткеч матурлыгы белән ләззәтләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев