Балаларга комсомоллар турында сөйләделәр
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Нәрсә ул комсомол?» дигән комсомолның туган көненә багышланган тарихи сәгать үткәрделәр.
Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова укучыларга ВЛКСМның оешу тарихы һәм совет җәмгыятендә комсомол хәрәкәтенең роле, беренче комсомолецлар, беренче комсомол төзелешләрендә фидакарь хезмәт турында сөйләде.
Шулай ук балаларга үзенең комсомол яшьлеген, ничек ВЛКСМга кабул итүләрен, аның әһәмияте, дәрәҗәсе һәм аның рәтендә булуның зур җаваплылык булганын сөйләде. Комсомолның идеясе нәрсәдә, комсомолга кемне һәм нинди эшләр өчен кабул итүләрен яки кемне кабул итмәүләрен һәм күп кенә башка кызыклы фактлар белән уртаклашты.
Балалар ахырдан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев