Балалар шарлы каләм тарихы белән таныштылар
Балалар китапханәсе Татарстан Республикасында Фән-технологик үсеш елына багышланган “Кәгазь буенча йөрүче” дигән танып-белү сәгате үткәрде.
Шарлы каләм (шариклы ручка) - заманча дөньяны аннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Ул укучы, студент һәм эшләүче кеше өчен өйдә һәм эштә алыштыргысыз әсбап.
Укучылар шариклы ручка барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ул бик күп этаплар үткән: борынгы мәгарәләрдә – таш һәм таяклар ярдәмендә ясалган сурәтләр, соңрак каурый каләм һәм безнең көннәрдә заманча ручкалар.
Балалар мәкальләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына актив җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Чара азагында балалар Фиксикның «Шариклы ручка» тематик мультфильмын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев