18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш бабай туган көнен бәйрәм итәләр. Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбиячеләр Людмила Тимиряева һәм Елизавета Васильева балалар белән әйләнә-тирә дөнья турында дәрес үткәрделәр.
Дәрес вакытында балалар Кыш Бабай биләмәләренә виртуаль сәяхәткә киттеләр. Педагоглар балаларга шушы көннән башлап аның биләмәсендә — Бөек Устюгта — үз хокукларына чын кыш аяк басуын һәм салкыннарның килүен сөйләделәр. Кышкы тылсымчының яше - төгәл билгеле түгел, әмма 2000 елдан артык булуы төгәл. Балалар Кыш Бабай резиденциясендә булдылар.
Яңа ел алдыннан Кыш Бабайга балалардан күпме хат килүен карадылар. Аның гардероб бүлмәсендә нинди костюмнар булуын күрделәр. Хәзерге Россия Кыш Бабае көмеш белән чигелгән озын тун, аккош мамыгы белән чигелгән бүрек һәм бизәкле бияләйләр киеп йөри. Өстәвенә, чын Кыш Бабай куәт, бәхет һәм байлык символы булган озын, көмеш сакал иясе булырга тиеш.
Балалар шулай ук Мари Илендә, Чувашиядә Кыш Бабайны ничек атаулары белән таныштылар. Бездә Татарстанда аны Кыш Бабай дип йөртәләр. Бөек Устюгның үзәк мәйданында бу көнне төрле бәйрәм чаралары, бәйгеләр, ярышлар уза. Менә балаларга да Кыш Бабайдан берничә биремне үтәргә тәкъдим ителде - болар: «Кар бөртеге, Кар бабай картинасын төзе», “Кәгазьдән кар бөртеге яса», “Кар бөртеге белән кәрзингә эләк" һ.б., балалар биремне зур кызыксыну белән үтәделәр. Дәрес азагында балалар туган көнгә бүләк итеп Кыш Бабайга «Киез итек» ясадылар. Һәр бала яраткан кышкы тылсымчы Кыш Бабайга шатлык китерер өчен барлык биремнәрне дә үтәргә тырышты.
Нет комментариев