Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәсендә Халыкара тынычлык көненә багышланган күргәзмә ачылды

21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә, аны тынычлыкны яклап уйлап тапканнар һәм ул беренче тапкыр 1982 елның сентябрендә үткәрелгән.

Дөньяның иң танылган символларының берсе - күгәрчен. Бу символ Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән. 1949 елда узган  беренче бөтендөнья конгрессы өчен "тынычлык күгәрчене" эмблемасын Пабло Пикассо ясаган. Эмблемада томшыгында зәйтүн ботагы тотучы ак күгәрчен сурәтләнгән. 

Бу көнне район балалар китапханәсе укучылары игътибарына “Безнең көч бердәмлек һәм дуслыкта!” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Күргәзмәдә укучылар алдына толерантлыкның нәрсә икәнен, безнең белән бергә нинди халыклар яшәвен күрсәткән китаплар куелган. Бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу һәм дуслыкны бәяләү, сабыр һәм әдәпле булырга балаларга дөнья халыклары әкиятләре һәм сәнгать әдәбияты китаплары ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев