Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәсе укучыларда сүз байлыгын арттыра

Сүзләр уеннары - күңел ачуның бик яхшы варианты, ул интеллектуаль һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

Билгеле булганча, бай сүзлек запасы киләчәктә дуслар һәм хезмәттәшләр белән аралашырга, уртак тел табарга ярдәм итә.

Югары Осланның балалар китапханәсе «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында яшүсмерләр өчен «Мең акыллы бит» дип аталган сүзләр уены уздырды.

Ниндидер яңа мәгълүмат белергә теләгән яшьләр өчен логика һәм фикерләүне үстерә торган сүзләр уены уздырылды. Укучылар төрле тематик биремнәр башкардылар: табышмакларны, криптограммаларны чиштеләр, «Грамотеев» конкурсы сорауларына җавап бирделәр.

Чарада катнашкан балалар үзләренә күтәренке кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев