Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәсе беренче укучыларын каршы алды

Ел саен, гыйнвар башында, барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү башлана, аларны яңа елның беренче көннәрендә китапханәчеләр һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.

Күркәм гадәт буенча, 5 гыйнварда район балалар китапханәсе хезмәткәрләре махсус рәвештә укырга яратучылар һәм буш вакытларын кызыклы китап битләрендә уздыручылар өчен «Елның беренче укучысы» дигән акция-котлау үткәрделәр.

Яңа елның беренче эш көнендә китапханәгә килгән һәр баланы зур булмаган, ләкин әһәмиятле бүләкләр көтте. Быелның беренче эш көнендә китапханәнең беренче укучылары Мәликә һәм Кирилл булды. Һәр укучы бүләк алды һәм нәни әдәбият сөючеләр өчен иҗади юлның менә дигән башлангычы була алырлык ошаган китапны сайлады.

 Яңа елда һәрвакыт китапханәгә беренче булып килегез, белем дөньясы белән танышу нәкъ менә шушында, яраткан китапханәбездә башлансын.

Китапханәләр сезне шатлык һәм киң колач белән көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев